Казанда соңгы кыңгырау урынына гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак

2019 елның 21 мае, сишәмбе

26нчы июньдә Казанда соңгы кыңгырау уңаеннан шәһәр бәйрәме урынына зур чыгарылыш кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан башкаласында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов хәбәр итте.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе аңлатып узганча, чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан алдыннан эш ритмын бозмау  өчен мондый карар кабул ителгән. Казан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 23нче һәм 25нче майда узачак мәктәп линейкаларында гына чыңлаячак. "Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтихан вакыты 24 нче майда башлана, ә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен – 27 нче майда», - диде Илнар Һидиятов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International