Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты һәм “Зирәкләр күнекмәләре" II Илкүләм чемпионаты ачылу тантанасында катнашты. Тантаналы чара "Татнефть Арена” боз сараенда уза.
«Сез - безнең өметебез. Җиңүчеләр дөнья чемпионатында илебез мәнфәгатьләрен яклаячак. Чемпионат „Казан Экспо“ мәйданчыгында лаеклы узар дип ышанам. Бу ярышлар - чемпионатның август аенда Казанда узачак генераль репетициясе», - дип мөрәҗәгать итте Президент чарада катнашучыларга.