"ТИСБИ”да яшь галимнәр өчен бушлай белем бирү семинары узачак

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

24нче апрель көнне 14 сәгатьтә "ТИСБИ” Идарә университетының зур актлар залында

(Казан, Мөштәри, 13) фәнни мәкаләләр язуга багышланган “Фәнни мәкаләне ничек

әзерләргә һәм рәсмиләштерергә?” темасына семинар булачак. Семинарны сәнгать белеме

кандидаты, доцент, «Үсеш тайпылышлары булган балаларны тәрбияләү һәм укыту»

бөтенроссия фәнни журналының баш мөхәррир урынбасары Алексей Меньков үткәрәчәк.

Ул фәнни мәкаләне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә һәм аның эчтәлегендә нәрсәгә

игътибар итәргә кирәклеге, яшь авторларның нинди хаталар җибәрүе, чит ил

журналларында ничек басылып чыгарга кирәклеге турында сөйләячәк.

Семинар барышында эксперт фәнни мәкаләләр анализын конкрет мисаллар белән

үткәрәчәк һәм аудиториянең барлык сорауларына җавап бирәчәк.

Семинарга килә алмаганнар өчен «ТИСБИ» Instagramда турыдан-туры трансляция

оештыра: instagram.com/universitytisbi/.

Керү ирекле, тулырак мәгълүмат 294-83-42 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International