Халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр өчен премияләр булдырылды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Президент Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Кремль сайтында бастырылган документ нигезендә, Президент премияләре ел саен булачак.

Аларны гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр генә түгел, яшь вундеркиндлар әзерләгән тренерлар да ала алачак.

- Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр 2018 ел һәм шуннан соңгы еллар өчен бирелә, - диелә указ текстында.

Алтын медаль өчен премияләр - 1 млн сум, көмеш медаль өчен - 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International