Байлар Сабасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасының 2018-2019нчы уку елы чаңгы узышлары финалы узды. Ярышлар Саба аграр көллияте базасында үткәрелде. Ярышларның баш судьясы - Айрат Мифтахов. Ярышларда Татарстанның 58 һөнәри белем бирү оешмасыннан 48 - кызлар һәм 54 егетләр командасы катнашты.