15 нче мартта Татарстан Республикасының "Ел укытучысы-2019” җиңүчесе билгеле булачак

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстанда 11нче марттан 15нче мартка кадәр «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» бәйгеләренең финал сынаулары уза.

"Ел укытучысы–2019” конкурсы кысаларында, беренче этаптан башлап, катнашучылар педагогик эш стажын исәпкә алып, ике: 3 елдан артык булмаганнар – «Педагогик дебют», 5 елдан да ким булмаганнар – «Ел укытучысы» номинациягә бүленә.

Зона этабында катнашучылар арасыннан финалда катнашу өчен «Ел укытучысы» номинациясендә 40 педагог билгеләнгән, 26сы – «Педагогик дебют» номинациясендә.

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы 2016 елдан бирле «Ел укытучысы» конкурсы кысаларында уза. Быел анда Татарстан Республикасының 45 муниципаль районыннан 50 укытучы һәм Россиянең 13 регионыннан 20 укытучы катнашты.

15нче мартта 179 нчы номерлы мәктәптә (Әбсәләмов ур., 29А) «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы финалистлары, «Ел укытучысы» конкурсының финалистлары һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 5 финалист Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән түгәрәк өстәлдә катнашачаклар.

Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү 15нче мартта 15.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә (Универсиада авылы, 35) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International