Өченче ел рәттән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсын үткәрә.
Конкурсның финалы И. Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.
Конкурсның зона этапларында республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 58 ата-ана комитеты катнашты. Финалга 1 һәм 2 урыннарны алган командалар чыкты.