Беренче тапкыр Азнакайда 1 нче урта мәктәп базасында "Ел укытучысы-2019” бөтенроссия конкурсы һәм "2019 елда иң яхшы татар теле укытучысы” республика конкурсының зона этаплары узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан - Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы һәм Азнакай районнарыннан 23 иң яхшы педагог катнашты.
Педагоглар үзләренең һөнәри казанышларын конкурс сынауларында күрсәттеләр. Алар арасында – дәрес үткәрү һәм анализ ясау, шулай ук мастер-класс оештыру. Педагоглар эшенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, узган еллар конкурсында җиңүче укытучылар кергән компетентлы жюри бәя бирде.