Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов “Вверх” яшь лидерларның республика конкурсы финалистлары белән очрашты.
Конкурс 2009 елдан башлап Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.
2018 елда конкурсның заявка бирү кампаниясендә студентларның һәм эшче яшьләрнең 146 вәкиле катнашты.
Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча республика министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узачак 38 финалист сайлап алынды.