Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты старт алды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 14нче ноябреннән 7нче декабренә кадәр Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узачак.

Агымдагы елда төбәк чемпионаты «Ворлдскиллс» 83 компетенция һәм «Ворлдскиллс Юниоры» 53 компетенция буенча узачак, аларда 2000нән артык конкурсант һәм эксперт катнашачак. Чемпионат 3 төп чорда этаплап уза:

14 – 16нчы ноябрь, 2018 (төп даталар) – 76 компетенция буенча «Ворлдскиллс», 38 компетенция буенча "Ворлдскиллс Юниоры»;

21 – 23нче ноябрь, 2018 (өстәмә даталар) – 3 компетенция буенча "Ворлдскиллс», 13 компетенция буенча" Ворлдскиллс Юниоры»;

5 – 7нче декабрь, 2018 (өстәмә рәвештә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан») - 4 компетенция буенча «Ворлдскиллс» һәм 2 компетенция буенча «Ворлдскиллс Юниоры".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International