Казанда «Мин — профессионал» олимпиадасы мөмкинлеге ярдәмендә яшь талантларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар

2018 елның 26 октябре, җомга

25нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мин – профессионал” олимпиадасы мисалында яшьләрдә талантларны ачыклау, ярдәм итү һәм үстерү буенча нәтиҗәле система формалаштыру мәсьәләсенә багышланган  түгәрәк өстәл булды. Олимпиада – 2018 елның 22нче маенда Россия Президенты В. В. Путин имзалаган " Россия-мөмкинлекләр иле»  проектларының берсе.

Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Иванович Поминов җитәкчелегендә,  “Мин – профессионал”олимпиадасы җитәкчесе Валерия Касамара, Казан ачык талантлар университеты 2.0  коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Айдар Фәрит улы Акмалов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Шәүкәт улы Хөсәенов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры урынбасары Виктор Петрович Дмитриев, Татарстанның алдынгы югары уку йортлары ректорлары, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре катнашында узды.

Быел Татарстан вузларын тәмамлаучылар һәм студентлары ярышларда катнашу өчен 5000нән артык гариза биргән. Казан федераль университеты олимпиаданың 11: психология, менеджмент, дәүләт һәм муниципаль идарә, социология, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә, физика, журналистика, бизнес-информатика, математика, химия, интернет-әйберләр һәм киберфизик системалар юнәлешләрен оештыруда катнаша .

«Мин-профессионал» проекты җитәкчесе Валерия Касамара олимпиаданың беренче сезонына йомгак ясады: бөтен илдән 2000нән артык студент ярышларда җиңүче һәм призер булды, шулай ук әйдәп баручы вузларда белем алуларын дәвам итә алды яки Россиянең эре компанияләрендә карьераларын башлап җибәрде. Бу уку елында конкурс юнәлешләре саны ике тапкыр - 27дән 54кә кадәр артты. Хәзер классик дисциплиналар белән беррәттән, катнашучылар үз көчләрен якындагы унъеллыкта хезмәт базарында ихтыяҗ булачак " Киләчәк һөнәрләре” ндә сынап карый алалар. Мондый юнәлешләр арасында аддитив технологияләр, арктик технологияләр, ясалма интеллект һәм башкалар бар.

Олимпиадада катнашу өчен 22нче ноябрьгә кадәр https://yandex.ru/profi/ сайтында теркәлергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International