ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын гаммәви формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проектының беренче һәм икенче этапларына йомгак ясау очрашуның төп темасы булды.

Исегезгә төшерәбез, эксперт группасына фән әһелләре, мәгариф өлкәсендәге дәүләти һәм шәхси секторлар, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре керде. Алар ике атна дәвамында киләсе елга министрлыкның үзләре өстенлекле дип санаган максатларын билгеләделәр.

Бүген барлык тәкъдимнәр советның киңәйтелгән утырышында тармак вәкилләре һәм тышкы экспертлар катнашында каралды. Нәтиҗәдә мәгариф системасының барлык өлкәсен колачлаган 22 тәкъдим сайлап алынды.

Алдагы этапта  Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының үзе өстенлекле дип санаган максат һәм бурычлары өчен тавыш бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International