Яр Чаллы укучылары Мәскәүдә Бөтенроссия спартакиадасында чыгыш ясый

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 16 – 22нче сентябрь көннәрендә Мәскәүдә сәламәтлеге чикле булган һәм инвалид балалар өчен Бөтенроссия спартакиадасы уза.

Спартакиадада Татарстаннан Яр Чаллы укучылары командасы  катнаша. Алар җиңел атлетика, гимнастика һәм шашка буенча ярышларда көч сынашачак. Җыелма команда составында Яр Чаллының 88нче мәктәбеннән – Владислав Сташкевич һәм Равил Харисов, 87нче мәктәптән – Данил Князев һәм Виктория Сырых, 75нче мәктәптән Максим Коженов  катнаша.     

Делегация җитәкчесе – Яр Чаллының 88нче сәламәтлеге чикле булган балалар өчен мәктәбенең физкультура укытучысы Ирина Михайловна Агасарян. Без аларның уңышлы чыгыш ясауларын, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, җиңү яулап кайтуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International