«Арча педагогия көллияте» командасы – Россия чемпионы!

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 11 – 15нче сентябрь көннәрендә Анапа шәһәрендәге «Смена» Санатория-курорт берләшмәсе базасында һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында  II Бөтенроссия җәйге ГТО фестиваленең финал ярышлары булды. Ярышлар Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Россия яшьләре» иҗтимагый-дәүләт физкультура-спорт берләшмәсе тарафыннан оештырылды.

Татарстан Республикасы данын «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте» командасы яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча көллият командасы беренче урынны яулады. Яшьләрне һәм аларның укытучыларын ГТО фестивалендә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International