ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Казан федераль университетында узган «Державин укулары» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Бу мөһим фәнни вакыйганы Казан федераль университеты һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты катнашында үткәрү инде дүртенче ел рәттән күркәм традициягә әйләнде.
«2015 елда «Державин укулары»н без монда, Гавриил Романович Державинның туган ягында уздыра башладык. Безнең өчен аның шәхесе юстициянең беренче министры буларак мөһим. Быел бездә 12 түгәрәк өстәл оештырылды. Алар хокукый юнәлештә белем алучы студентлар өчен аеруча әһәмиятле. Программада шулай ук социаль политикага багышланган сораулар буенча фикер алышу өчен өч трибуна планлаштырылган», - дип белдерде Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова.
Конференция ачылышы алдыннан катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар Гавриил Державин һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салдылар.
Конференциянең пленар өлешендә барлык түгәрәк өстәлләрне берләштерүче тема буларак, яңа цифрлы икътисад мәсьәләренә мөнәсәбәтне билгеләләү сайланды. Торган саен тормышта мөһим булган системалар күбрәк автономлаша бара һәм аларның хезмәт күрсәтү буенча җаваплылык дәрәҗәсендә төгәллек юк. Законнар чыгаруда яңа карарлар кабул итү мөһим һәм алар буенча иң беренче чиратта шушындый халыкара конференцияләрнең Казандагы мәйданчыгында фикер алышу булырга тиеш.
Конференциядә катнашучылар арасында юриспруденциянең күренекле теоретиклары һәм гамәли хезмәткәрләре, хокук фәннәрен укытучылар, филологлар, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм иҗади берләшмәләр вәкилләре, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган һәм чит илләрдән килгән студентлар, аспирантлар һәм магистрлар катнашты. Венгрия, Бөекбритания, Польша, Румыния, Казахстан һәм Беларуссиядән килгән вәкилләр инде берничә ел рәттән конференциянең мәртәбәле кунаклары булып торалар. Чит илләрдән килгән катнашучылар саны елдан-ел арта бара, ә конференция эше рус телендә генә түгел, инглиз телендә дә алып барыла.