«Россия укучылар хәрәкәте» лидерлары Биләрдә

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген укучылар үзидарәсе лидерлары өчен «Россия укучылар хәрәкәте» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасының «Leaders Biler Forum» дип аталган 5нче сменасының ачылу тантанасы узды.

Сменага 610 белем бирү оешмасыннан 1000нән артык «Россия укучылар хәрәкәте» лидерлары җыелды. Моннан тыш, форумда  беррәттән «Россия укучылар хәрәкәте» эшчәнлеген алып баручы педагоглар өчен дә белем бирү сессиясе уза.

Смена биш көнгә исәпләнгән. Смена барышында активистлар оешманың төп юнәлешләрен караячак, бөтенроссия һәм республиканың алдынгы проектлары һәм «Россия укучылар хәрәкәте» бәйгеләре белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International