Татарстан Республикасы делегациясе «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенында һәм III Бөтенроссия юнармия Слетында катнаша

2018 елның 20 июле, җомга

«Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уеныны «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшьүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте һәм «Россия яшьләр берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. «Җиңү» финал уеннары  2018 елның 18-22нче июль көннәрендә «Патриот» Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы территориясендә үтә. «Җиңү» уены нигезләмәсе буенча финалда төбәк этапларында җиңүче команда катнаша. Татарстан Республикасында мондый җиңүче команда – «Байкиева К. С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International