Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә булышлык итү грантына дәгъвачыларны сайлап алу бәйгесе нәтиҗәләре турында

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ТР гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә булышлык итү грантын тормышка ашыру буенча республика эксперт комиссиясе утырышы булды.

Республика эксперт комиссиясе 1649 дәгъвачының эшен, шул исәптән “Өлкән укытучы”га – 396 эш, “Укытучы-мастер”га – 418 эш, “Укытучы-остаз”га – 625 эш, “Укытучы-эксперт”ка – 210 эш  карады.

Грантка дәгъвачыларның сайлап алу бәйгесенә тәкъдим ителгән эшләренә кимендә  комиссиянең ике эксперты бәя бирде. Экспертларның фикерендә каршылык булган очракта, комиссия утырышында карар кабул ителде.

Сайлап алу бәйгесенең йомгаклары буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә, сайлап алу бәйгесен уңышлы узган 708 грант алучыдан, шул исәптән, “Өлкән укытучы”га – 200 кеше, “Укытучы-мастер”га – 250 кеше, “Укытучы-остаз”га – 150 кеше, “Укытучы-эксперт”ка – 108 кешедән торган исемлек  раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International