Тәрбия өлкәсендәге республика бәйгеләренә йомгак ясалды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2017/2018 уку елында ТР һөнәри белем бирүче уку йортлары директорларының  тәрбия эшләре буенча урынбасарларының авторлык программаларына, методик эшкәртмәләренә, чаралар сценарийларына республика бәйгесе үткәрелде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Терроризмга каршы комиссиясе, Һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча советы белән берлектә 7 номинация буенча бәйге үткәрделәр. Бәйгедә барысы 90 эш катнашты.

Бәйгедә беренче урыннарны яулаган тәрбия эшләре буенча урынбасарлар мәгариф һәм фән  хезмәткәрләренең август киңәшмәләре кысаларында үткәрелгән секция утырышында дипломнар алдылар.

Моннан тыш, “Контроль сатып алу” республика бәйгесенең дә нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгенең оештыру комитеты оешмаларга күзәтү ясаганда туклануның сыйфатын бәяләү максатыннан, студентлар белән сораштыру үткәрде. Сораштыруда 300гә якын кеше катнашты.

“Контроль сатып алу”бәйгесенең җиңүчеләре:

1нче урын  – Актаныш технология техникумы;

2 нче урын  – Зәй политехника көллияте;

3нче урын  – Г.И.Усманов исемендәге  Чистай авыл хуҗалыгы техникумы.

«Җәмгыять туклануы пунтының иң яхшы җитештерү мөдире» номинациясендә  Әлмәт политехника көллиятеннән Исхакова Гөлсинә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International