Бүген Кукмарада һөнәри белем бирү сыйфаты һәм аңлаешлылыгы хакында фикер алыштылар

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Һөнәри белем бирү секциясе утырышы Кукмара аграр көллияте базасында узды. Ул “Сыйфатлы һәм аңлаешлы һөнәри белем  – Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлык сәләте нигезе” дигән темага багышланган иде. Секция эше барышында җитештерүнең заманча таләпләренә нигезләнеп, квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Пленар утырыш барышында һөнәри белем бирү хезмәткәрләрен, һөнәри осталык буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында һәм  «Абилимпикс» милли чемпионатында җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучыларны бүләкләү тантанасы да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International