Бердәм федераль бәяләү материаллары нигезендә аттестация үтүнең яңа моделен сынап карау көне

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Татарстанда Бердәм федераль бәяләү материаллары (БФБМ) нигезендә укытучыларга аттестация үткәрүнең яңа моделен сынап карау үткәрелә. Сынап карауны РФ Мәгариф министрлыгы Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты белән берлектә үткәрә. Яңа модельне сынап карау 5 белем бирү оешмасы: Ж.А. Зайцева исемендәге 122нче номерлы гимназия, Казан шәһәрендәге 146нчы номерлы мәктәп, Яшел Үзән муниципаль районының 1нче номерлы лицее, Бөгелмә муниципаль районының 6нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Чистай шәһәрендәге 3нче номерлы гимназия базасында үткәрелә. Һәр мәктәптә югары, беренче квалификация категориясенә һәм  биләгән вазыйфасына туры килү-килмәү  буенча аттестация үтүдә алтышар математика һәм рус теле укытучылары катнаша.

19нчы июньдә математика һәм рус теле укытучылары фән, методика, психология-педагогика, коммуникатив компетенцияләр (кейслар чишү) буенча БФБМның беренче үрнәген  сынап карыйлар.

Сынап карау үткәргәндә нәтиҗәләр  гадел булсын өчен һәм иҗтимагый күзәтүне булдыру максатыннан белем бирү оешмаларына ирекле күзәтүчеләр җибәрелде.

Моннан тыш, педагогик юнәлештәге югары уку йортларын тәмамлаучылар БФБМ нигезендә гомумһөнәри компетенцияләрне бәяләү буенча сынап карау узалар. Россия Федерациясендә сынап карауда 12 югары уку йорты, шул исәптән Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты катнаша. Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар өчен сынап карау – 20нче июньдә, ә Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар өчен 28нче июньдә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International