Мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укулары булды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укулары булды. Анда Удмуртиянең Ижау шәһәреннән, Кече Пурга районыннан, республикабызның Яр Чаллы шәһәреннән, Арча, Сарман, Тукай, Менделеев, Әгерҗе районы авылларыннан 46 эш тыңланды (12 укытучы, 34 укучы).

Иж-Бубый укытучылары, укучылары, Казанның “Рәвешләр“ театры тарафыннан әзерләнгән “Йакутлар табыладыр Вакыт берлән, Вакытлар табылмыйдыр йакут берлән“ әдәби-музыкаль композициясеннән соң чыгыш ясаучылар биш төркемгә бүленеп эшләделәр.

Укучыларның һәм укытучыларның эшләрен халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Татарстан “Халыклар дуслыгы йорты“ җитәкчесе Ирек Шәрипов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, “Мәйдан“ журналының баш мөһәррире Фидаил Мәҗитов,“Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина, “Яңарыш“ газетасының мөһәррире Рәмзия Габбасова, шагыйрә Әлфирә Низамова, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм укытучылар бәяләде.

Призлы урын алучылар  дипломнар белән бүләкләнде.

Район җитәкчесе урынбасары Ришат Нурисламов бу чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен ассызыклады, мәктәп директоры һәм укытучылар коллективына олы рәхмәтен җиткерде. Саубуллашканда Казан кунакларының “Искиткеч“, “Уникаль күренеш“ дип бәя бирүләре бу сүзләрнең дөреслеген тагын бер кат раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International