Татарстан Президенты “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә булды

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 181нче мәктәбендә булды. Мәртәбәле кунак “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә катнашучылар белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәсендә, аннан фестиваль мәйданнарында булды. “Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән” фестивале мәйданында Миңнеханов электрон тирда винтовкадан атты.

Ул декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсен һәм “Минем Россия” фотокүргәзмәсен карады. Моннан тыш, Татарстан Президенты “Без бергә” республика фестивале кунагы булды.

“Без мираска йорт, акча калдыра алабыз. Әмма иң мөһиме – белем. Шуңа күрә балаларга сыйфатлы белем бирергә кирәк. Республикада аның өчен күп нәрсә эшләнә. Мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытыла, яңа технлолгияләр кулланыла. Билгеле, бу эштә ата-аналар катнашуы да мөһим”, - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International