Чистайда балалар һәм яшьләр иҗаты сарае инфраструктурасы модернизацияләнде

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Татарстанда “ Балаларга өстәмә белем бирү” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру максатыннан Чистай балалар һәм яшьләр иҗаты сараен капиталь ремонтлау өче республика бюджетыннан 47 млн сум бүленгән иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чистай балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда балалар шөгельләнү өчен яхшы шартлар тудырылган. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима яңартылган бинаны карады.

Балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе – кирпечтән төзелгән 3 этажлы бина. Аның мәйданы – 6179,8 кв.м. тәшкил итә. Бина 1986 елда төзелгән, ә капиталҗ ремонт 2017 елны тәмамланган. Сарайда 1500 артык бала 6 юнәлеш буенча шөгельләнә: физкультура, спорт; техник; сәнгать; табигый-фәнни; социаль-педагогик; туристик.

Биредә 30 өстәмә белем бирү педагогы эшли. Алар системалы рәвештә квалификация күтәрү курсларын узалар, семинарларда, мастер-классларда, вебинарларда катнашалар. Педагоглар халыкара, бөтенроссия, республика күләмендә уздырылган һөнәри бәйгеләрдә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International