Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбе укучыларының иҗади эшләре “Рәхмәт белдерәм!” күргәзмәсендә катнаша

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

“Рәхмәт белдерәм!” мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади эшләр күргәзмәсе Уфаның “ИЖАД” галереясендә уза. Күргәзмә 4 мартка кадәр эшләячәк. Биредә Алинә Петрованың “Хыялымдагы йорт” рәсемен, Алисә Зәйнетдинованың “Яз” рәсемен, Ришат Кәримовның “Кыш” декоратив-гамәли иҗатын, Карина Вәлиеваның “Көз – чибәркәй-рәссам” рәсемен, Усмон Сафоловның “Чибәркәй портреты” рәсемен, Фаннур Хафизовның “Туган илем турында җыр” рәсемен һәм “Яңа ел могҗизалары” интернат-мәктәбе укучыларының декоратив-гамәли иҗатын күреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International