“Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зональ турлары дәвам итә. Минзәлә, Чистай, Буа районнары мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа чишмә, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас районнары тәрбиячеләре үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
“Ел тәрбиячесе” бәйгесенең зональ этаплары 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә 20 финалист билгеләнәчәк.