Р.Борһанов Кукмара лицеенда төзеләчәк остаханәнең нигезенә таш салу тантанасында катнашты

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Кукмарада өченче чакырылыш район Советының 27нче сессиясе үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Утырышка кадәр Кукмара шәһәренең күппрофильле лицеенда төзеләчәк остаханәнең нигезенә беренче таш урнаштыру тантанасы булды. Аннан соң Рафис Тимерхан улы район Мәдәният йорты фойесынды районда җитештерелгән товарлар һәм продуктлар урын алган күргәзмә белән танышты. Утырышта район башлыгы Сергей Димитриев районның узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турынды чыгыш ясады.

Рафис Борһанов Кукмараның күпмилләтле халкы арасында татулык хөкем соруына, мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышларга уңай бәя бирде, диелгән район хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International