Математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

8-10 гыйнварда “Дуслык” Республика олимпиада үзәгендә 6-11 сыйныф укучылары арасында математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Биредә катнашу өчен республиканың 40 районыннан 234 укучысы килде. 10 гыйнвар көнне җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү узды. Алар арасында Менделеевский, Саба, Югары ослан, Яшел Үзән, Нурлат, Чистай районы укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International