Министрлар кабинетында кышкы каникул нәтиҗәләре турында сөйләштеләр

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Министрлар Кабинетында узган брифингта кышкы каникулларга нәтиҗә ясалды. ТР Вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучылар өчен оештырылган чаралар турында сөйләде.

Брифингта шулай ук, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан Башкарма комитеты мәдәният Идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Татарстан Республикасы янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев, Татарстан Републикасы буенча эчке эшләр министрлыгы җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары Фяргат Мөһәмәтҗанов.

Кышкы каникуллар вакытында балалар өчен лагерларда, Иннополис Университеты, “Костер” балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге базасында профель сменалар оештырылды. Укучылар, шулай ук, спорт чараларында да катнаштылар. Йөзү буенча ярышларда Республиканың 43 районыннан 172 укучы катнашты. Татарстанның алдынгы укучылары Республика яңа ел чыршысында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International