Лениногорск укытучысы "Россия сәламәтлек Укытучысы – 2017" VIII Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

2017 елның 1 декабре, җомга

Воронежда "Сәламәтлекне саклау өчен белем бирү: тәҗрибә, мисаллар, үсеш юллары" VIII Бөтенроссия форумы кысаларында "Россия сәламәтлек Укытучысы – 2017" VIII Бөтенроссия бәйгесе узды.

Конкурста Татарстан данын республика этабы җиңүчесе Виктория Бань яклады. Ул - Лениногорск муниципаль районы МББУ "10-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Жюри составында танылган галим-педагоглар,  алдагы конкурсларның  лауреатлары һәм абсолют җиңүчеләре эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International